ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2022, 18:55

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк...

Бүген район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган күркәм бәйрәм чарасы уздырылды.

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк...
Көннәр якты булсын өчен әни кирәк...

Әлеге чараны үткәрү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел да ул җылы һәм дустанә мохиттә узды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев барлык әниләргә олы ихтирам белән мөрәҗәгать итеп, ихлас котлау-теләкләрен җиткерде. Тамаша залы бәйрәм хисе белән сугарылды. Яшь артистлар чыгыш ясарга үз чиратын аеруча дулкынланып көтте – алар бит әниләре алдында сәхнәдә чыгыш ясыйчак! Район мәдәният йорты хезмәткәрләренең моңлы җырлары, Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең искиткеч биюләре һәркемдә соклану хисләре уятты . Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: