Атна ахырында уку йорты “Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану” өчен дип исемләнгән Бердәм республика Көненә кушылды. Бу көнне төрле сыйныфларда белем алучы укучыларның ата-аналары мәктәпкә килеп, биредәге ашханәдә балалар өчен әзерләнгән ризыклардан авыз итте, аларның тәмен һәм сыйфатын билгели алды. Без анда булганда бу чарада катнашкан әниләрнең һәркайсы мәктәп пешекчеләренең эшен югары бәһалап, ризыкларның өйдәгечә тәмле, сыйфатлы һәм порцияләрнең күләме үсеп килүче яшь организм өчен җиткелекле булуын билгеләде. “Укучылар рационындагы блюдолар сәламәтлек өчен мөһим булган витаминнар һәм микроэлементларга бай, сыйфатлы продукция кулланып җитештерелә. Һәр көнне итле ризыклар пешерелә, берничә төрле яшелчә салатлары эшләнә, татлы сут һәм кәсәл кебек эчемлекләр ашханәгә китерелгән әзер витаминлы катнашмалардан әзерләнә”, – диде өлкән повар Римма Вячеслав кызы Нуриева.