ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
27 ноябрь 2022, 03:00

27 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР КӨНЕ

Җирдә гүзәллек тудыручылар

27 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР КӨНЕ27 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР КӨНЕ
27 НОЯБРЬ – ӘНИЛӘР КӨНЕ

Әни – җир йөзендәге иң кадерле, иң матур сүз. Ул барлык телләрдә дә бердәй әһәмиятле һәм аһәңле яңгырый. Йөрәге астында яралган һәр сабыйга җан өрүче, җирдә яшәү бәхетен бүләк итүче, төн йокыларын калдырып кадерләп багып үстерүче, соңгы телем икмәген дә балаларына бирергә тырышучы, үзе туңганда да газиз нарасыен – йөрәк парәсен җылыта алучы әниләребезнең һәркайсы алиһәләргә тиң затлар. Без гомер буена әниләребезгә бурычлы булып калабыз, аларның тормышын ямьләп, һәрвакыт хәстәрләп яшәргә телибез. Районыбызда гомер кичерүче барлык хатын-кызларыбызны – балалары-оныклары өчен өлге булып яшәүче хөрмәтле картәниләр, гаиләдә дә, эш урыннарында да өлгеле әниләр һәм киләчәктә гаилә корып, әни булу бәхетенә ирешәчәк кызларны ихлас йөрәктән Әниләр көне белән кайнар котлап, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхетле, бәрәкәтле җитеш тормыш, иң ихтирамлы, иң хөрмәтле кешеләр булып, шатлык-сөенечләр кичереп кенә яшәвегезне телим. Якыннарыгыз сезгә гел куанычлар гына китерсен, һәр көнегез бәрәкәт- җитешлектә ирешелгән уңышлар, тормышка ашкан хыяллар, шат күңел белән үтсен. Һәммәгезгә дә тынычлыкта ак бәхетләр кичереп яшәү насыйп булсын!

Автор:Реканс ЯМАЛЕЕВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас