ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
28 Ноября 2022, 11:45

ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ

Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан игълан ителгән Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирасы елы кысаларында республикабыз районнарында башкорт ырулары җыеннары дәвам итә. Шуларның чираттагысы – Тамьян ыруы съезды 25 ноябрьдә Кыргыз-Миякә авылында узды.

ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ
ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ

Әлеге чара урындагы район мәдәният сарае фойесындагы бай күргәзмә белән башланып китте. Монда башкорт тирмәсе, милли киемнәр, йорт кирәк-яракларыннан экспозицияләр, тематик фотозоналар, шәҗәрә агачлары урнаштырылган иде.

         Мәртәбәле очрашуда чакмагышлылар исеменнән районыбызның аерым  җитәкчеләре, Тамьян ырыуы вәилләре яшәүче Тамьян авылы караган Яңа Коты биләмәсенең мәдәният йорты җитәкчесе Урал Җмигънур улы Шәяхмәтов һәм урындагы мәктәпнең башкорт теле укытучысы Раушания Сәгыйть кызы Маликова катнашты.

Чарада башкорт халкының иң зур ыруларының бересе булган Тамьян ыруы вәкилләре тәҗрибә уртаклашты, алдагы елларда ыруның йолаларын үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләште. Җыенның пленар утырышында тамьян ыруының барлыкка килүе, аның тарихы, билгеле мәдәният, мәгариф, фән эшлеклеләре турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук биредә республикабызның төрле почмакларында һәм чит тыбәкләрдә таралып яшәүче милләттәшләрнең гимны, гербы кабул ителде, районнар арасында үзара хезмәттәшлек булдыру җәһәтеннән ыру советы расланды, аның составына безнең Раушания Сәгыйть кызы Маликова да сайланды.

Бай эчтәлекле очрашу күркәм концерт белән тәмамланды. Биредә Миякә районының үзешчән сәнгать йолдызлары, Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин, Башкортстанның атказанган артисты Хәсән Усманов, популяр җырчы Ян Лира чыгыш ясады.

           Тамъяныруы җыены тамьянлыларны мәдәни-рухи яктан, туганлык җепләре буенча бер-берсенә якынайтыр, бер кор булып оешырга булышлык итәр, дип ышанып калабыз.

ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ
ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ
ТАМЬЯН ЫРУЫ ҖЫЕНЫ
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас