ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 ноябрь 2022, 10:50

Баскетболчылар көч сынашты

Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Оранжевый мяч” мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы үтте. Анда 2010-2011 елларда туган үсмер кызлар һәм егетләр командалары Башкортстан Республикасының ХХV Укучылар спартакиадасы зачетына шушы спорт төрендә осталыкта көч сынашты. Бәйгедә егетләрне берләштергән 8 команда һәм кызларның 6 командасы катнашты. Алар һәр туп өчен чәм белән көрәштеләр, рух ныклыгын, югары физик әзерлекләрен, командалары бердәмлеген һәм җиңүгә омтылышларын исбатладылар. Муниципаль дәрәҗәдәге ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә булды.

Баскетболчылар көч сынаштыБаскетболчылар көч сынашты
Баскетболчылар көч сынашты


Егетләр арасында Яңа Балтач урта мәктәбе командасы уенчылары бу спорт төре буенча үзләрен иң осталары итеп танытты. Икенче урынга чыккан Чакмагыш беренче урта мәктәбе баскетболчылары алардан беразга гына калышты. Өченче призлы урынны Чакмагыш гимназиясе егетләре командасы яулады.
Кызлар арасында Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасына тиңләшүчеләр булмады. Гимназия командасында уйнаган кызлар – икенче, Яңа Балтач урта мәктәбе командасы өченче призлы урынны яулауга иреште.
Яшь баскетболчыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм ирешелгән казанышларда тукталып калмый, яңадан-яңа биек үрләрне яулауларын телибез.

Баскетболчылар көч сынашты
Баскетболчылар көч сынашты
Баскетболчылар көч сынашты
Баскетболчылар көч сынашты
Автор:Луиза Абдрахманова, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.
Читайте нас