ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 ноябрь 2022, 16:00

Батыр йөрәкле якташыбыз белән очрашу

Шушы көннәрдә Чакмагыш гимназиясендә һәм беренче урта мәктәптә Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Салават Илгиз улы Шәйморатов белән очрашу үтте.

Батыр йөрәкле якташыбыз белән очрашуБатыр йөрәкле якташыбыз белән очрашу
Батыр йөрәкле якташыбыз белән очрашу

Салават Илгиз улы укучылар белән ихлас аралашты, Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. Өлкән сыйныф укучылары батыр йөрәкле якташыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм җитди сораулар бирделәр. Салават балаларга армиядә хезмәт итү, Ватанга мәхәббәт, үз халкың алдындагы армия хезмәте бурычын үтәү турында сөйләде, үзенен Батырлык ордены белән бүләкләнүе турындагы сөенечле хәбәрне җиткерде. Мәктәп директорлары мондый очрашуларның укучыларда Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас