ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 ноябрь 2022, 10:50

Чиргә ничек каршы торырга?

Кыш үзенең тулы хокукларына керергә ашыга: көннәр кинәт суытты, республиканың аерым районнарында термометр күрсәткече – 28 градуска төште. Алдагы көннәрдә дә шулай ук салкын булачак, дип фаразлый синоптиклар. Суык тиюләр, грипп, кискен респиратор вирус йогу очраклары кышын иммунитет көчсез булганлыктан барлыкка килә. Иммун системасын чиргә каршы көрәшә алсын өчен нишләргә кирәк соң?

Чиргә ничек каршы торырга?Чиргә ничек каршы торырга?
Чиргә ничек каршы торырга?

 

Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә һава-тамчы юлы аша йога. Шуңа күрә:
–кулларыгызны сабынлап юыгыз;
–көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чайкатыгыз;
–даруханәләрдә танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин.

Лимон белән чәй эчү дә микробларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә.

Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак та иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз да иммунитетыгыз көчле булачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас