

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров карары белән республикабызда Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли башлады. Гәзитебез битләрендә хәбәр итүебезчә, безнең район үзәгендә дә М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы актив эшләп килә. Ул Кооператив урамындагы Яшьләр үзәге бинасында урнашкан. Биредә мобилизацияләнгән якташларыбызга, М. Шәйморатов һәм А.Доставалов исемнәрендәге ирекле батальоннар яугирләре өчен гуманитар ярдәм җыю эше дәвам итә. Гуманитар ярдәм җыю турында хәбәр ителгән тәүге көннәрдән үк изге күңелле райондашларыбыз кием-салым, азык-төлек китерә башлады. Оешма-учреждениеләр дә әлеге чарадан читтә калмады, халык та актив кушылды. Шушы арада волонтерлык штабына якташларыбыз һәм шәхси эшкуарлар – Тозлыкуштан Зилә Хәмәева, Әфганчы яугирләр, Чакмагыштан Занира Сәетгалина, Тайняш авылы халкыннан, Имәнлекулдан Альфрет Дәүләтшин, Югары Аташ авылы халкыннан, Чакмагыштан Фаил Гыймаев, Вил Дәүләтов, фермер-умартачылар Әдис һәм Гөлнар Хәсәновлар, Аблай авылының “Ахирәтләр” коллективы, “Табыш” кибете сатып алучылары исеменнән Айгөл Камалетдинова, Илдар Борханов, шәхси эшкуар Фәнзилә Фәтхуллина (”Какаду”), Равилә Хөсәенова, Чакмагыштан Гөлнара Шәмсетдинова, Митрә-Әюп авылы халкы, Рапаттан Гүзәлия Нурмөхәммәтова, 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, Чакмагыштагы “Атланта” кибете, Чакмагыштан Айдар Гайнетдинов, Сыйрышбаш авылының җаваплылыгы чикләнгән “Ромашка” җәмгыятеннән Фина Мохтарова, Чакмагыштан Рөстәм Шәрипов, Имәнлекулдан Розалия Хафизова, шәхси эшкуарлар Илдар Хәбиров (“Апельсин”), Рөстәм Латыйпов, Даутов (“Мастак”), җаваплылыгы чикләнгән “Яшьлек” җәмгыяте, Чакмагыштан Рәшит Гомәров, Илдар Борханов, Юмаштан шәхси эшкуар Ева Яковлева, Башкортстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең Чакмагыш районы буенча филиалыннан Олеся Никитина, шәхси эшкуарлар Гөлнара Хәсәнова, Раушания Гатауллинадан һәм башка исемнәре аталмаган изге йөрәкле кешеләрдән, оешмалардан азык-төлек, кием-салым, дарулар, шәхси гигиена чаралары кабул ителгән.
Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.