ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 16:05

1 гыйнвардан пенсияләр артамы?

2023 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре артачак.

1 гыйнвардан пенсияләр артамы?
1 гыйнвардан пенсияләр артамы?


Пенсияләр 4,8 процентка артачак.
Бу хакта Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде.

Министр 2022 елда Президент карары буенча беренче тапкыр пенсияләрне 1 июньнән 10 процентка арадаш индекслау турында искә төшерде.

"Хәзерге законнарда каралган ике этаплы индекслау нәтиҗәләре буенча (гыйнвар һәм июнь айларында), әгәр без 2022 елның 1 гыйнварына һәм 2023 елның 1 гыйнварына пенсияләрне чагыштырсак, 2022 елның 1 гыйнварына карата пенсияләрнең гомум артуы 15,3 процент тәшкил итәчәк", — ди Антон Котяков.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: