ИГЕНЧЕ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 15:25

Гәзитебез дусларына – бүләкләр

“Игенче”нең сезнең кулыгыздагы санын Нефтекама шәһәрендәге типографиягә басарга җибәрер алдыннан агымдагы матбугат кампаниясенең бүләкләрен өченче тапкыр уйнаттык.

Гәзитебез дусларына – бүләкләр
Гәзитебез дусларына – бүләкләр

Өченче отышта “Республика Башкортстан” Нәшрият йортының матди ярдәме белән әзерләнгән бүләкләр киләсе 2023 елга ким дигәндә алты айга гәзитебезгә язылып, район тормышы, аның тырыш кешеләренең күркәм эшләре турын да яңалыкхәбәрләрне үзвакытын да укып барырга карар иткән әбүнә челәребез арасында үз хуҗаларын тапты. Матбагабызга язылучыларга һәр атнада йортларына килеп торачак гәзиткә янә дә шатлык өстәп, призлар да тапшырылуына барыбыз да шатбыз. Бүләкләр район үзәгендә һәм авылларда яшәүче әбүнәчеләребез гә тәгаенләнгән призлар булып чыкты. Әлбәттә, без моңа бик тә шатбыз. Кәнфитваренье савытлары җыелмалары Яңа Биккенә авы лының Дуслык урамындагы 51нче йорты хуҗасы Р.Минһаҗев, Чакмагыштагы В.Галимов урамының 6нчы йортында яшәүче Р.Камалиев, Юбилей урамындагы 11нче йортта яшәүче Д.Хәбибуллина, салатница Береговая урамының 22нче йорты хуҗабикәсе А.Илья сова, юка юрганодеяло Бәхтизин урамы, 25нче йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе Д.Акчурина, тастымал Чакмагышның Гагарин урамындагы 8нче йорт хуҗабикәсе Г.Насыйбуллинага әлеге язылу кампаниясенең бүләге булып бара. Бу гәзит укучыларыбызны призларны озынозакка сузмый килеп алуларын һәм редакциябезгә килгәндә үзләре белән шәхесне раслаучы документларын: паспорт, ИНН таныклыгын һәм гәзиткә язылу турындагы квитанцияне дә онытмауларын үтенәбез. Ә әлегә төрле сәбәпләр белән район тормышын һәм яңалыкларын яктыртучы басмабызга язылып өлгерә алмаган якташларыбызга мөрәҗәгать итеп, әле дә соң түгел, язылу турындагы квитанцияләрне декабрь ахырына кадәр редакциягә килеп, бездәге хезмәткәрләрдә дә, почтада да тутыртырга була, дип исегезгә төшерәбез. Район үзәгендә яшәүчеләр шактый арзанрак хакка “Игенче”не үзегез редакциягә килеп алу шарты белән дә языла ала. Шулай ук гәзитебезгә электрон рәвештә язылу варианты да бар. Бүләкләр артабан да уйнатылачак. Бергә булыйк, бергә калыйк, якташлар!

Автор:МӨХӘРРИРИЯТ.
Читайте нас: