“Пушкин картасы” Федераль проекты чикләрендә үткән чарада Чакмагыш гимназиясенең 8В һәм 8Г сыйныфлары укучылар катнашты. Яшүсмерләр һәм хөрмәтле иҗат әһелләре арасындагы очрашу ихлас аралашу форматында, дустанә, җылы шартларда узды һәм укучыларны шигърият, музыка дөньясына алып керде.
Иң тәүдә кичәне алып баручы китапханәче Лилия Фидай кызы Арысланова чарада катнашучыларга “Илһамлы иҗат сукмагы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Гыйлемдар Рамазанов, Марис Нәзиров, Фәүзә Гасакирова һәм башка яраткан якташ язучыларыбыз, сәнгать әһелләрен барлады, аларның иҗатына багышланган китап-папкаларны күрсәтте.
Һәр авылның, һәр төбәкнең һәм халыкның үз тарихы, талантлы шәхесләре бар. Киләчәк буынга, җиребез, телебез һәм милләтебез язмышына битараф булмаган, шигъри күңелле, сәнгатькә гашыйк якташларыбыз балаларны үзләренең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштырды. Чара барышында кунаклар “Кайчан беренче шигырегезне иҗат иттегез, ул ничек атала иде?”, “Яраткан татар язучыларыгыз бармы?”, “Эшләү дәверендә нинди кызыклы хәлне искә төшерә аласыз?”, “Егет кеше армиягә барырга тиешме?”, “Нинди хәлләрдә батырлык, тәвәкәллек күрсәтергә туры килде?” кебек һәм башка кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар бирделәр, үзләре иҗат иткән шигырь-җырларын тыңлатып ишеттерделәр.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.