ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 15:05

Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе

Авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм алдагы елга кыр эшләренә әзерләүгә багышланган район семинар киңәшмәсе үтте

Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе

Узган атнада Ленин исемендәге һәм “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозлары базасында авыл хуҗалыгында файдаланылучы техника төрләрен һәм аларга тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую, яхшылап ремонтлауны оештыру һәм алда торган 2023 елдагы басу эшләренә әзерләүгә багышланган район семинар киңәшмәсе үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, авыл хуҗалыгы бүлегенең һәм мәгълүматиконсультацияләр бирү үзәгенең белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәк челәре, баш инженерлары, баш агрономнары һәм крәстиянфер мер хуҗалыклары башлыклары катнашты. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Ил гиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Семинаркиңәшмәнең практик өлеше Ленин исемендәге коопе ратив колхозының үзәк усадьбасы – Яңа Балтач авылындагы машина технология паркында кышкы саклау га куелган һәм әле ремонтланылучы техника төрләрен һәм аларга та гылма агрегатларны карап чыгу дан башланды. Хуҗалыкның баш инженеры Айрат Ләбиб улы Галиев иң тәүдә парк ихатасында тәртип белән тезеп куелган тагылма агре гатларның кышкы саклауга куелуы белән таныштырды. Карап чыгу барышында технологияләр үтәле шендә аерым кимчелекләр дә ачыклануын исәпкә алмасак, гомум алганда бу җәһәттән хуҗалыкта тырышлык салынуы күзгә ташланып тора. Парк ихатасындагы агрегат ларны һәм техника төрләрен ка рап беткәннән соң бина эчендә тимерлек, остаханә бүлмәләрен, биредә эшләүчеләр өчен шартлар тудырылуын да исәпкә алдылар. Бу җәһәттән дә аерым искәрмәләр яңгырады, җитешсезлекләрдән ары ну юллары күрсәтелде, эшлекле киңәшләр бирелде. Болар һәммәсе дә коллегаларының ихлас ярдәме буларак кабул ителүгә шик юк, чөнки кышка яңа кереп барабыз гына һәм алда ачыкланган кимчелекләрдән тулысынча арынырга вакыт та, мөм кинлекләр дә җитәрлек. Боларның һәммәсе үтә кыйммәтле техника һәм агрегатларның файдалану вакытын озынайтып, аз чыгымнар белән югарырак эффектлылыкка ирешүгә һәм бер үк вакытта механизатор лар белән ремонттөзекләндерү бригадасы эшчеләренең сәламәт легенә һәм гомерләренә уңай йо гынтылы булачагы бәхәссез икән леге һәркемгә дә мәгълүм. Артабан семинарда катнашучы лар “Герой” авыл хуҗалыгы җи тештерү кооперативколхозының Тайняш машинатрактор паркына юнәлделәр. Биредә күрсәтелгәннәр алдагы хуҗалыктагылардан күпкә аермалы булуга тәүдә үк игътибар ителде. Хуҗалыкның баш инженеры Алмаз Әнис улы Гәрәев үзләренең биләмәсендәге тәртип белән та ныштырды. Әйе, бу хуҗалыкта бул ган техникага күпкә сакчылрак мө нәсәбәттә булулары күзгә бәрелеп тора. Техника төрләре япма астына кертелеп, тәртип белән тезеп куел ган, узелагрегатлар яхшылап май ланылган, электр үткәргечләр һәм резина шланглар пөхтәләп төреп куелган, ачык һавада тотылган агрегатларның тәгәрмәчләрендә һава басымы киметелеп, алар махсус таянычка күтәртелгән һәм яхшылап төреп чыгылган. Билгеле, һәр агрегат бүген таләп ителсә, шунда ук эшкә җәлеп ителергә әзер. Ремонт остаханәләрендәге шарт лар да бөтенләй үзгә: биредә якты, җылы, һәр әйбер тәртиптә. Цехлар да токарь, слесарь, аккумулятор ларны хезмәтләндерүче һәм тәгәр мәчләр ямаучылар һәм башкалар – һәркайсы өчен тиешле шартлар тудырылган һәм эшчәнлек тулы контрольдә тотыла. Гомумән алган да, эшчәнлек барышы семинарда катнашучыларда уңай тәэссорат лар гына калдырды. Чара артабан Тайняш мәдәният йортында дәвам итте. Тәүдә сүзне хуҗалыклар җитәкчеләре алды. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхоз ида рәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гә рәев белән “Герой” кооператив колхозы җитәкчесе Фәргать Фә рит улы Ваһапов үз хуҗалыклары ның агымдагы елдагы эшчәнлек ләр буенча кыскача мәгълүматлар җиткерделәр, авыл хуҗалыгы тех никасын кышкы саклауга кую һәм киләсе хуҗалык елында файдала нуга әзерләү, ремонттөзекләндерү эшләрен башкару звенолары эш чәнлекләрен матди дәртләндерү юллары турында уртаклаштылар.  Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең районыбыздагы җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов хуҗалыклардагы техника берәмлекләре торышын тикшерү үткәрү йомгаклары белән таныштырды, файдалануда булмаган, техник яктан нык тузган һәм аякка бастыру мөмкин булмаганнарын гамәлдән чыгару мөһимлеген искәртте, кагыйдә бозауларга юл куймаска өндәде. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин райондагы барлык хуҗалыклардагы техника һәм агрегатларны кышка саклауга кую, алда торган хуҗалык елында файлануга әзерлек, ремонт-төзекләндерү эшләре барышын бәян итте. Аның чыгышын шулай ук хуҗалыкларның баш инженерлары Илдар Гәрәев (“Алга”), Илдар Миңнегалиев (“Победа”), Азат Гайсин (“Заря”), Илшат Хәбиров (“Юлдаш”) һәм башкалар тулыландырды. Район хуҗалыкларында киләсе 2023 елдагы язгы кыр эшләренә әзерлек торышы белән авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин таныштырды. Ул чәчү орлыгы, минераль ашламалар һәм гербицидлар запасы туплау барышын бәян итте, эшлекле киңәшләр җиткерде. Мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең узган 9 айлык эшчәнлек йомгаклары турында сөйләде, 2022 елда алынган субсидияләр буенча килешү шартлары үтәлешенә аерым басым ясады. Йомгаклау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыкты. Ул чара барышында күрелгәннәргә байкау ясады, ачыкланган җитешсезлекләрдән арыну һәм башка хуҗалыкларда аларга юл куймау мөһимлеген ассызыклады, техника төрләрен ремонтлау вакытын төгәл үтәргә чакырды, хезмәт ияләренең сәламәтлеге төп игътибар үзәгендә булырга тиеш, дигән таләп куйды. Гомумән алганда, семинар эшлекле шартларда үтте. Хәтерегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны киләсе 2023 елдагы басу эшләренә әзерләү буенча муниципаль район хакимияте башлыгы агымдагы елның 23 сентябрендә кул куйган 355 санлы карар нигезендә тракторларга тагылма агрегатлар, тырмалар һәм кәтүкләр киләсе елның 1 февраленә, туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары – 20 мартка, тракторлар, аларга тагылмалар, минераль ашламалар, гербицидлар сиптергечләр – 1 апрельгә, үзйөрешле чапкычлар – 20 майга, азык ургыч комбайннар һәм автоүлчәгечләр – 1 июньгә, бөртексуктыргыч комбайннар һәм аларның ураклары, бөртекләрне эшкәртү машиналары һәм корылмалары – 1 июльгә, чөгендер казып алу комбайннары – 20 августка тулы әзерлек сызыгына куелырга тиеш. Хуҗалыклар бүген шушы бурычларны үтәү өчен җиң сызганган. Район аграрийларының аларны тайпылышсыз башкарачагына шик юк.

Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Сакчыл караш – киләчәк уңышлар нигезе
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: