ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2022, 15:55

Юллар саклык таләп итә!

Кыш үз ныклап үз көченә кереп, һава торышы юллардагы хәрәкәт хәвефсезлегенә дә сезонлы үзгәрешләр кертте. Бу чорда хәрәкәттә катнашучы транспорт водительләреннән дә, җәяүлеләрдән дә аеруча игътибарлы булу таләп ителә.

Юллар саклык таләп итә!
Юллар саклык таләп итә!


Республиканың автомобиль юлларында юл хәрәкәтен хәвефсез итү максатында махсус хезмәтләр даими тикшерүләр, профилактик чаралар оештыра. Үткән тәүлектә шундый тикшерүләр барышында юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуның 1500дән артык очрагы ачыкланган, спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырган 20 водитель тоткарланган.
Дүшәмбе көнне исә Башкортстанда “Штраф” профлактик чарасы старт алды. Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәгән һәр кеше Дәүләт автоинспекциясенең мәгълүмат базаларында аерым игътибарга алына. Бу аеруча кагыйдәләрне бозган өчен туктатылган һәм аның моңа кадәр дә бу кагыйдәләрне үтәмәгәнгә билгеләнгән штрафлар өчен бурычлары булуы ачыкланганган водительләргә кагыла. Әлеге рейдлар республиканың барлык шәһәр һәм районнарында да үтә. Мондый хәлгә тарымас өчен, штрафларны вакытында түләп барыгыз, дип мөрәҗәгать итә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре.
Мәгълүмат Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сайтыннан алынды.

Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас: