Бүген гимназиянең 10-11 сыйныф укучылары район үзәк дәваханәсенә барып кайтты. Анда алар тәҗрибәле табиблар белән аралашты, яңа поликлиниканың заманча җиһазлары белән танышты. Әлеге очрашу булачак студентлар өчен фәһемле булды.