ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 декабрь 2022, 12:45

Бөтенрусия конкурсыннан – җиңү белән!

Күптән түгел башкалабыз Уфада “Балалар модасы подиумы” Бөтенрусия конкурсы үтте.

Бөтенрусия конкурсыннан – җиңү белән!Бөтенрусия конкурсыннан – җиңү белән!
Бөтенрусия конкурсыннан – җиңү белән!

Чарада Башкортстан Республикасының һәм Русиянең төрле шәһәрләреннән иҗат коллективлары, мода театрлары, дизайн студияләре, балалар иҗат йортлары, яшүсмерләр клубларына йөрүче яшь модельерлар катнашты. Аны традиция буенча “Премьера” модель агентлыгы оештырды. Безнең Чакмагыш гимназиясенең өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Наил кызы Галиева җитәкчелегендә “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Модалы омтылыш”, “Модамуазель”, “Оъектив аша матурлык” берләшмәләре ”Одри” мода театры белән берлектә әлеге конкурста катнашып, янә җиңүләр белән кайтты! Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең укучыларыбыз 4 призлы урынга лаеклы булдылар: 1 урын –“Тамга” коллекциясе, 2 урыннар – “Палитра” номинациясендә “Бердәмлек” коллекциясе һәм “Перформанс – мода театры” номинациясендә “Берегиня” коллекциясе, шулай ук 2 урынны “Фотомодель-2022” номинациясендә Ирина Ахунова алды . Яшь модельерлар тамашачылар алдында югалып калмыйча, үзләрен ышанычлы тоттылар һәм чын модельләрчә чыгыш ясадылар, балалар өчен үз коллекцияләрен тәкъдим иттеләр. “Мода үрнәкләре күрсәтү – яңа хисләр кичерү, игътибар үзәгендә булу мөмкинлеге. Зур публика алдында чыгыш ясау – безнең өчен зур тәҗрибә. Мондый чараларда катнашу безгә иҗади сәләтләребезне ачарга ярдәм итә, үзебезне сәхнәдә, күп кешеләр арасында ышанычлы тотарга өйрәнәбез”, – ди әлеге конкурста катнашучы кызлар. Сәләтле, бала җанлы чын педагог Гүзәлия Наил кызы һәр баланың сәләтен ачып, аларның тырышлыгын күрә белә. Балалар да гүзәл һәм ягымлы, шул ук вакытта креатив һәм заман белән бергә атлап барган, балалар белән “бер дулкында” булган остазының һәр дәресен көтеп ала һәм яратып кабул итә. Әйтергә кирәк, Гүзәлия Наил кызының укучылары моңа кадәр дә уңышлары, төрле конкурс-бәйгеләрдә җиңүләре белән сөендереп, Гран-при, 1нче, 2нче урыннар яулап торды. Яшь модельерларыбызны һәм аларның җитәкчесе Гүзәлия Наил кызын чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм мода дөньясында яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас