ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 декабрь 2022, 06:21

Чакмагыш “Кармены”

Ноябрь ахырында күренекле якташыбыз, РСФСРның һәм Башкортстанның халык артисты, опера җырчысы Мәгафүрә Галиулла кызы Сәлигаскәрованың тууына 100 ел тулды.

Чакмагыш “Кармены”Чакмагыш “Кармены”
Чакмагыш “Кармены”

Шушы уңайдан аның тормыш һәм иҗат юлын барлыйк әле. Ул 1922 елда Иске Ихсан авылында дөньяга килгән. Әтисе Галиулла абзый хокук сакчысы булып эшли, дүрт баланы тәрбияләү исә әнисе Мәдинә апа иңнәренә төшә. Үзләре дә җыр-моң яраткан атаана беренче мәхәббәт җимешләре булган Мәгафүрәнең дә сәләтен сизеп, аңа уен кораллары сатып алып бирәләр. 1929 елда аларның гаиләсе Уфа шәһәренә күченеп килә. Кече яшьтән үк кыз җырчы, я актриса булырга хыяллана башлый. Тик Мәгафүрәгә 15 яшь тулганда рәхимсез чирдән әтисе вафат булу сәбәпле, аңа сәхнә юнәлешендә укырга туры килми, консерваторияләрдә белем алу хыялда гына кала. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Уфа районындагы орлыкчылык лабораториясенә эшкә керә. Аннары педагогия институтына китапханәче булып урнаша. Тик актриса булу турындагы уйлары башыннан һич кенә дә чыкмый, башкала радиокомитетындагы урыс һәм башкорт хорларында шөгыльләнә. 1937 ел азагында озакламый ачылачак опера театры хорына яшьләрне җыю игълан ителә. Мәгафүрәне дә шунда эшкә кабул итәләр. Ноталарны тиз арада яхшы итеп үзләштерүче кызның тырышлыгын күреп, аңа бәләкәйрәк кенә булса да аерым рольләр бирә башлыйлар. 1942 елның маенда исә Сәлигаскәрованы солист итеп күчерәләр. Аның тәүге зур партиясе П.И. Чайковскийның «Евгений Онегин»ыннан Ольга була. Консерватория, училище белеме булмаса да, тумыштан килгән таланты, сайлаган һөнәренә мөкиббән бирелгәнлеге нигезендә бик тиз арада уңышлар яулый ул. 1945 елның елда Башкорт дәүләт опера театрында Жорж Бизеның “Кармен” операсы сәхнәләштерелә. Көчле һәм тигез тавышы, актриса осталыгы аркасында төп рольгә Мәгафүрә тәгаенләнә. Әлеге партия аңа бик зур уңышлар китерә. 1947 елда Бөтенрусия театр яшьләре смотрында катнашып, “Хабанера” ариясен башкарып, беренче урынна алуга ирешә, соңыннан Прагада үткән бөтендөнья демократик яшьләр һәм студентлар фестивалендә лауреат була. Әйтергә кирәк, әлеге операны тамашачы шулкадәр яратып кабул итә ки – Кармен ролендә якташыбызга чирек гасыр буена чыгыш ясарга туры килә! Елдан-ел Мәгафүрәнең осталыгы үсә бара, лаеклы бүләкләре, югары исемнәре дә бермә-бер арта. 1943 елда аңа “Почет билгесе” ордены, 1951 елда – БАССРның, 1957 елда РСФСРның халык артисты исемнәре бирелә. Мәдәният эшлеклеләреннән беренче булып өченче чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Тормыш иптәше Мөхәммәт Арсланов та республикабыз сәнгатендә тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Ул – РСФСР һәм БАССРның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Уллары Рифкать тә, әтисе һөнәрен сайлап, рәссамлыкка укый, сәхнә бизәү сәнгатендә күренекле оста булып китә. Башкортстанның халык рәссамы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәренә лаек була. Әйтергә кирәк, аның кызы Диана да – танылган рәссам. Берсеннән-берсе гүзәлрәк берничә дистә образлар иҗат иткән Мәгафүрә Сәлигаскәрова 1972 елда хаклы ялга чыга. Озак еллар сәнгать ветераннары советы җитәкчесе булып та ала. Башкорт опера сәнгатенең кабатланмас Кармены булып танылу яулаган Мәгафүрә Галиулла кызы 92 яшен тутырып, 2015 елда вафат булды. Чакмагыш районы тарихында беренче булып “РСФСРның халык артисты” исеменә лаек булган якташыбыз илебез һәм республикабызның мәдәният-сәнгать тарихында аерым зур урын тота.

Чакмагыш “Кармены”
Чакмагыш “Кармены”
Чакмагыш “Кармены”
Чакмагыш “Кармены”
Чакмагыш “Кармены”
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас