ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 декабрь 2022, 07:35

Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары

Балаларыбыз бәхетле һәм шат булса, барыбызга да рәхәт. Иң мөһиме – исән-имин булсыннар һәм авырмасыннар гына. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйлар да юк түгел. Аларның буш вакытын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен районыбызда   даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик кичәләр, мәрхәмәтле хәйрия акцияләре оештырылып  тора.   

Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутларыКитапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары
Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары

 

1 декабрьдә күркәм традиция буенча Чакмагыш  Балалар модельле китапханәсендә  Халыкара инвалидлар көненә багышланган матур бәйрәм чарасы үтте. Анда сәламәтлекләре торышы буенча мөмкинлекләре чикле  балалар һәм аларның әти-әниләре  чакырылган иде.

Иң тәүдә район инвалидлар җәмгыяте рәисе Гүзәл Фәрит кызы Гыйльванова чарада катнашучыларны сәламләп, ныклы сәламәтлек, үз көчләренә ышаныч, якыннарының һәм туганнарының игътибарын һәм  күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләде. Артабан чараның иң мавыктыргыч мизгеле – әкият геройлары Патша, Принцесса, Кар бабай, Доктор Айболит, Убырлы карчык катнашлыгында кызыклы театральләштерелгән әдәби программа башланды. Төрле кызыклы эчтәлекле, төсле рәсемнәргә бай китаплар белән танышу, танып-белү викториналары, уен-конкурслар,  табышмаклар, җырлар һәм биюләр балаларга бәйрәм атмосферасы  бүләк итте.

Чара барышында алар рәхәтләнеп  “кар” ыргытты, “Кем тизрәк бауны урый?” уенында катнашты, “Колобок”ны кулдан-кулга җибәреп үз сәләтләрен күрсәтте, Доктор Айболит белән бергәләп физик күнегүләр дә ясады, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Биредә барлык балаларның да хәрәкәтле уеннарда катнаша алмавын исәпкә алып,  төрле иҗади мәйданчыклар, фотосүрәткә төшү зонасы  да эшләде. Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗат үзәге, Гаилә хезмәте, беренче урта мәктәп һәм гимназия укытучылары һәм хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган остаханәләрдә кызлар һәм малайларга коры ысул белән киез басу, кәгазьдән ел символын, чәчәкләр, атлас тасмалардан һәм фоамираннан браслет эшләү серләрен ачтылар. Балалар шулай ук бик теләп Чакмагыш гимназиясенең “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Аэродизайн” берләшмәсенә йөрүче яшүсмерләр белән шарлардан чәчәкләр ясарга өйрәнделәр, Балалар сәнгать мәктәбенең ИЗО укытучысы Әминә Олег кызы Гәрәева һәм беренче урта мәктәпнең технология һәм рәсем укытучысы Зөһрә Рамил кызы Мәгалимовадан битләрен  аквагримнан матур сүрәтләр белән бизәттерде.

Мондый чаралар балаларга  үзләренең “гадәти булмауларын” сизмәскә, җиңел аралашырга,  аларга позитив рәвештә үсеш алырга мөмкинчелек бирә. Әлеге бәйрәмнең җылысы аларның күңел түрендә озак сакланыр.

Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары
Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары
Китапханәдә күңелле һәм файдалы ял минутлары
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас