

Форум яшьләр сәясәтен тормышка ашыручы муниципаль бюджет учреждениеләре өчен грантлар республика конкурсының төп этапларының берсе булып тора.
Эксперт комиссиясе составында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, “Бердәм Русия”сәяси партиясенең урындагы бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Илмира Рамил кызы Фёдорова, муниципаль район хакимиятенең Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Илдар Фәһим улы Галләмов, муниципаль район Советы аппаратында бүлек начальнигы Индира Альберт кызы Гәрәева булды.
Быел форум икенче тапкыр үткәрелә, яңа идеяләр, фәһемле нәтиҗәләр мәйданчыгы үзенә елдан-ел күбрәк яшьләрне җәлеп итә. Форум ике көн дәвамында барды. Беренче көнне проект сессиясе узды, икенче көнне волонтёрлар өчен квест-уен оештырылды. Анда гимназия, беренче урта мәктәп, Рәҗәп урта мәктәбе волонтёрлары очрашты.
Безнең район республика тарафыннан үткәрелгән төрле грант конкурсларында елдан-ел активрак катнаша. Агымдагы елнда Яшьләр үзәге директоры Дилара Тимашева җитәкчелегендәге проект “Яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау” Республика программалар конкурсында икенче урынны яулады һәм проектны тормышка ашыруга 200 мең сумлык грантка ия булды. Районның“Без бергә” волонтёрлар берләшмәсе дә “Мөмкинлекләр вакыты” волонтёрлар инициативасы конкурсында җиңү яулап, грантка ия була. “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма сәркатибе Илмира Рәмил кызы Фёдорованың “Дан алееясы” проекты 500 мең сумлык грант алуга ирешә. Ул акчага интерактив панель һәм башка заманча җиһазлар алалар.
Быел да яшьләрнең инициативалы төркемнәре сессия вакытында кызыклы һәм фәһемле проектлар тәкъдим итте. Башкортстан аграр-технология колледжы, район үзәк китапханәсе, беренче урта мәктәп, гимназия, авыл биләмәләре хакимиятләренең Яшьләр эшчәре буенча белгечләре, Балалар иҗат үзәге, Балалар сәнгать мәктәбе, Рәҗәп урта мәктәбе проектлары район тормышына кагылышлы һәм фәһемле булды.
Яшьләрнең актив эшчәнлеге районда гына түгел, ә бөтен республикада кайнап торуы мөһим. Грантлар конкурсы – районның иҗтимагый-сәяси тормышы өчен бик зур ресурс, әмма аны алуга сыйфатлы һәм уйланылган проектлар гына ирешә ала. Яшьләргә уңышлар һәм рухи көч теләп калабыз!