ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
2 декабрь 2022, 06:10

Су тәэминаты – көнүзәк мәсьәлә

Соңгы берничә елда республикабызда гамәлдә булган Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә районыбыздагы барлык авыл биләмәләрендә дә халык үзе күтәреп чыккан һәм матди өлеш кертеп, кичектермичә хәл итүгә ирешкән байтак мөһим төзүтөзекләндерү проблемалары хәл ителде, ихтыяҗлар өчен тракторлар сатып алынды, аларга тагылма агрегатларга да ия булынды.

Су тәэминаты – көнүзәк мәсьәләСу тәэминаты – көнүзәк мәсьәлә
Су тәэминаты – көнүзәк мәсьәлә

 Алдагы 2023 елга да бу программа дәвам итәчәге беленү белән үк райондашларыбыз актив рәвештә аңа кушылу һәм мотлак җиңеп чыгу өчен тиешле чараларны күрә башладылар. Киләсе елга әлеге программага бүленәчәк республика бюджеты өлеше арта төшәчәге һәм район үзәгендә берьюлы ике проект белән катнашу мөмкинлеге тудырылу бу җәһәттән активлыкны арттыра төшүгә этәргеч бирде. Һәр биләмәдә халык, җыелышып, теге яки бу авылдагы көнүзәк проблемаларны ачыкладылар һәм программада катнашуга бәйле йомгаклау җыелышларына кимендә икешәр мөһим проект әзерләделәр. Алардан кайсын кичектермичә хәл итәргә шул җыелышларда катнашучылар күпчелек тавыш бирү юлы белән билгеләячәк. Андый җыелышлар график нигезендә авыл биләмәләрендә үтә дә башлады инде. Тәүгеләрдән булып йомгаклау җыелышы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенә караган Көсәкәй авылында – биредәге мәдәният йортында үтте. Аны биләмә хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова ачты һәм алып барды. Утырышта җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Рәсимә Дамир кызы җыелучыларның хәтеренә Җирле инициативаларны хуплау программасында җиңеп чыгу өчен үтәләсе шартларны төшерде, узган елларда аның ярдәмендә хәл ителгән проблемаларны атады. Алар арасында шушы авылда урам юлларын төзекләндерүгә ирешүләре дә бар. Программада катнашуга бер генә проект кабул ителүе хәтергә төшерелде. Бу авылда алдан үткән җыелышларда халыкның фикере икегә бүленгән: төп проблема итеп берәүләр урындагы мәдәният йортына ремонт үткәрүне хупласа, икенчеләре эчә торган су белән тәэмин итүне яхшырту максатында булган суүткәргеч системасын яңа скважина белән тулыландыруны өстен күрә икән. Гомум җыелыш карары белән су тәэминатын яхшырту проблемасы иң өстенлеклесе итеп кабул ителде һәм программада шушы проект белән катнашу өчен бердәм тавыш бирелде. Чираттагы мәсьәлә – проектта катнашу өчен һәр йорттан тупланачак иганә күләмен билгеләү иде. Республика бюджетыннан бүленәсе акчаны алып, проблеманы хәл итүгә ирешү өчен әлеге сумманың 15 процентын урындагы бюджет күтәрәчәге билгеле инде. Иганәче буларак чыгыш ясап, “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов та 15 процент өлеш кертергә вәгъдә бирде, шул ук вакытта үзенең аерым тәкъдимнәренә дә игътибар итәргә чакырды. Халык иганәсе 10 проценттан да кимрәк булырга тиеш түгел, һәм аны һәр йорттан 1500әр сум тупларга бердәм карар иттеләр. Программаның киләсе шарты – проектны башыннан ахырынача тормышка ашыруда катнашучы инициатива төркемен сайлап кую. Көсәкәйлеләр бу җәһәттән үз араларыннан ышанычлы вәкилләре итеп Раушания Тәлгать кызы Хөснетдинова, Линиза Рәис кызы Мөсәгыйтова, Ләйсән Фәрит кызы Сафиуллина, Гөлшат Нәҗип кызы Миңнеголова, Айсылу Рабис кызы Сафиуллина, Энже Фидрат кызы Саматова, Рәсүл Вил улы Сафиуллинны берләштергән инициатива төркемен сайлап куйдылар. Проект җиңеп чыгып, суалгыч скважина урнаштыру барышында янга калдыру мөмкинлеге килеп чыкса, тупланылган акчаның шул экономияләнелгән өлешен дә программаны тормышка ашыру чикләрендәге эшләргә юнәлтергә бердәм карар иттеләр. Барлык шартлар да үтәлде, көсәкәйлеләрнең нияте тулысынча акланыр, дип өметләнәбез.

Су тәэминаты – көнүзәк мәсьәлә
Су тәэминаты – көнүзәк мәсьәлә
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас