ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
2 декабрь 2022, 10:25

Тайняшлыларга парк кирәк

Тайняш авыл биләмәсендә Җирле инициативаларны хуплау программасы берничә ел дәвамында уңышлы эшләп килә.


Урындагы әһәмиятле мәсьәләләрне һәм проблемаларны чишәргә, халыкны җирле үзидарә эшчәнлегенә җәлеп итү, инициативалы бюджетлаштыру механизмнарын үстерүгә, социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыруга булышлык иткән бу программада биләмә 2016 елдан башлап катнаша.
Шушы еллар эчендә Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә 2016 елда балалар мәйданчыгы урнаштырылды, 2017 елда косаркалы МТЗ-82 тракторы алына, 2018 елда мәктәп, балалар бакчасы түбәләре профнастил калайга алмаштырыла, тәрәзәләр пластик конструкциялегә әйләндерелә, 2019 елда Тайняш авылының Үзәк (Центральная) урамына асфальт салына, 2020 елда яңа су башнясы урнаштырыла, узган елда Тайняш авылының Латыйпов, В.Исхаков, Тамьян урамнарына ком-таш салынып, юллар тигезләнелә. Быел өстенлекле проект итеп тайняшлылар ял итү паркын сайлады.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Тайняшлыларга парк кирәк
Тайняшлыларга парк кирәк
Тайняшлыларга парк кирәк
Тайняшлыларга парк кирәк
Тайняшлыларга парк кирәк
Тайняшлыларга парк кирәк
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас