ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
3 декабрь 2022, 10:25

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...

Бүген, 3 декабрьдә илебездә истәлекле дата – Билгесез солдат көне үткәрелә.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...

Бүген, 3 декабрьдә илебездә истәлекле дата – Билгесез солдат көне үткәрелә. Бу дата – алыш кырларында гомерләрен аямаган, әмма исемнәре билгесез калган Ватан сакчыларының батырлыгы алдында хөрмәт белән баш ию, аларны рәхмәт хисләре белән искә алу көне. Каһарманнарның исемнәре данга күмелеп туган якларга кайта алмаса да, алар турындагы якты хәтер илебездә буыннардан-буыннарга тапшырылып килә. 3 декабрьдә шәһәрләр һәм авыллар үз билгесез батырларын искә ала.
Шушы истәлекле дата алдыннан районыбызның Иске Калмаш урта мәктәбе укытучысы И.И.Кудашева җитәкчелегендәге 7нче сыйныф малайлалары һәм кызлары педагог-оештыручы Р.Р.Шакиров, мәктәп директорының тәрбия эшчәнлеге буенча урынбасары П.Р.Макулова һәм Иске Калмаш модельле китапханәсе, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Хәтер утлары” Гомумрусия акциясенә кушылдылар. Алар авыл үзәгендәге Бөек Ватан сугышы елларында илгә азатлык китерүче якташлар истәлегенә куелган һәйкәлгә тантаналы рәвештә чәчкәләр салдылар.
Мәдәният хезмәткәрләре чарада катнашучыларны Билгесез солдат көненең үткәрелү тарихы белән таныштырды. Алар бу датаның төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, әмма исемнәре билгесез калган совет һәм Русия хәрбиләренең үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү максаты белән кабул ителүе турында күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләделәр.
Чара барышында билгесез югалган, үзләре дә, исемнәре дә туган җиргә кайта алмаган бу батырларның каһарманлыгы бер минут тынлык белән искә алынды.
Фото һәм мәгълүмәт чыганагы: Иске Калмаш мәдәният йортының “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый...
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас