

Ул сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлелек турында уйланырга, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга, аларның үҗәтлелегенә, сәләтләренә, куйган максатларына ирешергә омтылуларына битараф булмаска чакыра. Даими кайгыртучанлык, игътибар аларга авырлыкларны җиңәргә, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итә. Күркәм традиция буенча Чакмагыш Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге датага багышланган чара үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов котладылар һәм һәркемгә саулык-сәламәтлек, имин, матур тормыш теләделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе, гимназия укучылары катнашлыгындагы концерт номерлары да райондашларыбызның күңеленә хуш килде. Артабан райондашларыбыз дартс, шашка, кәрзингә туп ыргыту буенча үзара көч сынашты, иҗади осталык дәресләрендә катнашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.