

Дөньяның күпчелек илләрендәге кебек, Русиядә дә бүген, 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләнә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы тарафыннан 1992 елда расланган. Әлеге датага багышлап үткәрелгән чараларда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле булган ватандашларыбыз һәм аларны борчыган мәсьәләләргә, аларның җәмгыять һәм дәүләтебез үсешен тәэмин итүче эшчәнлеккә кушыла алуына битараф булмаган барлык кешеләр катнаша.
Районның мәгариф учреждениеләрендә бу датага багышланган төрле чаралар үтте. Юмаш урта мәктәбендә директорның тәрбиә эшчәнлеге буенча киңәшчесе И.Ф.Гыйззәтуллина башлангыч сыйныфлар укытучысы Л.М.Потапова белән берлектә 2 һәм 4 классларда В.Катаев әсәре буенча төшерелгән “Светик-семицветик” мультфильмын күмәкләп карауны оештырдылар. Артабан педагоглар балалар белән бергәләп коллектив-иҗади эш башкардылар. Чара барышында укучыларга мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата игътибарлы булу, аларга ярдәм итүнең никадәр мөһим булуы турында аңлатылды.
Мондый чараларны башлангыч сыйныфларда ук үткәрү малайларда һәм кызларда кече яшьтән үк башкаларның хәленә керә, аларны аңлый белү, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек кебек күркәм кешелек сыйфатларын тәрбияли. Ә бүгенге, доньяда кешелекнең асыл әхләки сыйфатлары үз баһасын югалткан көндә, илебездә гасырлар буена Русия халыклары менталитетын башкалардан аерып торган шушы рухи мирасны җуймый саклап калып, аларны яшь буынга тапшыру өчен күләмле һәм максатлы эш алып барыла.
Фото һәм мәгълүмәт чыганагы: Юмаш урта мәктәбенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсе.