ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
5 декабрь 2022, 11:15

Бөтенрусия саклык атналыгы

“Русия Федерациясендә халыкның финанс белемнәрен арттыру  һәм үстерүгә ярдәм итү” проекты чикләрендә 2022 елның 14 ноябреннән 2 декабренә кадәр гомуми белем бирү учреждениеләрендә  һәм Балалар иҗат үзәгендә Бөтенрусия саклык атналыгы үткәрелде.

Бөтенрусия саклык атналыгыБөтенрусия саклык атналыгы
Бөтенрусия саклык атналыгы

 

         Бөтенрусия акциясе кешеләрдә финанс белемлелеге дәрәҗәсен күтәрүгә омтылуны арттыруга һәм кызыксындыруга юнәлдерелде.

         Атнаның төп темалары – хәзерге шартларда үзеңнең финансларыңны саклап калу,  аеруча мут бәндәләрнең ялган тозагына эләгүгә каршы тору, кредитлар, кредит каникулы һәм кредит тарихы, эш югалту, кредит бурычлары турында балалар белән сөйләшү узды.

         Атна мәгълүмати чараларга бай булды. Бөтенрусия һәм республика чараларында сыйныф сәгатьләрендә катнашу өчен район банклары спикерлары – Саклык банкыннан Земфира Фаил кызы Мөхәммәтҗанова, “Тинькофф” банкыннан Нәркәс Салават кызы Насыйбуллина, “Россельхоз- банк”тан Илфира Әсгать кызы Гыйләҗева чакырылган иде. Финанс белемлелеген арттыру буенча үткәрелгән чаралар, куелган бурычларны тормышка ашырылды. Укучылар акча эшләү генә түгел, ә алар белән ничек дөрес идарә итүнең дә мөһимлеген аңладылар. Балалар да,  педагоглар да финанс белемлелекләрен арттырудан  канәгать калдылар.

 

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас