ИГЕНЧЕ
+20 °С
Яңгыр
Новости
6 декабрь 2022, 10:35

Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн календарьда үзенә башка урын алып тора һәм сәламәтлекләре торышы аркасында мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына игьтибар җәлеп итү максатында билгеләп үтелә. Аларга тормышта һәр адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар - сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Бу көн – кешеләрне шәфкатьлелектә, мәрхәмәтлелектә сынау көне. Безнең кешелек дәрәҗәбез ярдәмгә мохтаҗларга булган мөнәсәбәтебез белән үлчәнә.

Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтепИгътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп
Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп

 

Бәйрәм уңаеннан Башкортстан Республикасы Дәүләт  Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усманов, Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы профкомы рәисе Гөлсара Фәнил кызы Шәехова   сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларының өйләренә барып, бәйрәм белән тәбрикләде һәм  бүләкләр өләште.  Очрашу барышында шулай ук аларның яшәү, дәвалану  шартлары,  нинди төр ярдәм кирәклеге белән  кызыксындылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы матур җырлар күңел кылларын тибрәтте, күңелләрне күтәрде. Онытмыйк: аларга үзләрен бәхетле итеп тою өчен кайсы вакыт бер җылы караш, бер җылы сүз дә җитә.

Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп
Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп
Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп
Игътибар һәм хәстәрлек күрсәтеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас