ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
7 декабрь 2022, 09:35

Халык теләген тормышка ашыру өчен

  6 декабрьдә район үзәгенең Азатлык урамындагы 1нче санлы йортта яшәүчеләрнең Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча башлангыч җыелышы үтте.  

Халык теләген тормышка ашыру өченХалык теләген тормышка ашыру өчен
Халык теләген тормышка ашыру өчен

  

 Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы  Фаил Әхнәф улы Ишморатов биредә яшәүчеләр алдында чыгыш ясады. Ул 2023 елда җирле инициативаларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларының республика конкурсы башлануы турында хәбәр итте (ППМИ-2023). Беренчел җыелышта түбәндәге сораулар каралды:

  1. Башкортстан Республикасында, муниципаль районда һәм авыл биләмәсендә Җирле инициативаларны хуплау программасын тормышка ашыру һәм анда авыл биләмәсенең катнашу мөмкинлеге турында мәгълүмат.
  2. 2023 елда Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау өчен актуаль проблемаларны карау турында.
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас