+28 °С
Болытлы


Балалар өчен фәһемле дә, кирәкле дә әлеге маҗаралы тамаша дуслыкның кадерен белү, бер-берең өчен утка-суга керергә дә әзер тору һәм башка кешелек дөньясы өчен мөһим сабакларны күңелләргә сеңдерергә ярдәм итә. Мавыктыргыч спектакль барышында балалар үзләрен дә сәхнә геройлары белән бергә хис итте, матур кичерешләр аша яхшы тәссоратлар алды.
Спектакль җыр-моң белән үрелеп барды. Зәвыклы сәхнә бизәлеше, чагу костюмнар да урынлы сайланылган иде. Әйтерсең дә, үзең дә шушы серле Мираликундия илендәсең!...