

Бу көнне муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы –Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Чакмагыш районы буенча бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Илмира Рамил кызы Федорова, Пенсия фонды идарәлегенең Чакмагыш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлнара Фәвис кызы Гәрәева, район үзәк дәваханәсенең баш табибәсе Алина Фаил кызы Латыйпова, райондагы Гаилә хезмәте җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова рапатлылар, мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре белән аралашты, аларның сорау-үтенечләрен тыңлады. Авыл халкы үзләрен борчыган сорауларны да бирде һәм урында ук җаваплар алдылар. Халык күбрәк эш урыннары шартларын яхшырту: төзекләндерү, җиһазлар сатып алу, дәвалану мәсьәләләре белән килде. Алар арасында җитәкчеләргә рәхмәт белдерүчеләр дә куп булды. Халыкны кабул итүгә килгән җитәкчеләр күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачаклары, ярдәм кулы сузарга әзер торулары турында белдерделәр.
Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында танышырга була.