

Кем соң ул Геройлар? Аларның каһарманлыгы, батырлыгы үлемсез. Без аларның батырлыгын буыннан-буынга балаларыбыз һәм оныкларыбызга җиткереп барырга тиешбез. Сезнең һәм безнең якты киләчәк, азатлык өчен кем шул кадәр сынаулар үтеп, гомерен аямый көрәшкән?! Әлбәттә – Герой солдатларыбыз! Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы җыр, геройларга рәхмәт һәм хөрмәт булып барып ирешсен.
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә –
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны,
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Сугыш илебезгә бик күп күз яшьләре алып килде, күпме сабыйлар ятим калды, тол хатыннар тормыш йөген ялгызы тартты. Бәхетле киләчәкне якынайту өчен фронтта һәм тылда өлкәннәр һәм балалар бар тырышлыкларын салды. Барысы да шушы безнең бәхетле һәм якты киләчәк өчен бик күп өлеш кертте. Соңгы сулышына кадәр көрәште. Каһарманнарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Чара Русия Федерациясе гимнын яңгырату белән тәмамланды.