

Спектакль хәзерге тормыштагы актуаль булган гаилә, балалар проблемаларын күтәрә. Бу әсәр аеруча үзенчәлекле: һәркем гаилә корганчы алдан ук әдәп, шәфкатьлелек, намус турында уйланса, гомер көзендә үкенечле, хәсрәтле көннәр күрмәс иде, мөгаен. Тормышта бер әйбер дә очраклы гына булмый. Бөтен нәрсә өчен түләргә кирәк, аның бәясе бик кыйммәт булырга мөмкин. Үткәннәрне үзгәртеп, язмышны да төзәтеп булмый. Һәркем үз язмышын үзе сайлый. Гомер көзендә уйландыра: дөрес яшәдекме без, бәхетле була алдыкмы? Якыннарыбызны бәхетле итә алдыкмы?
Спектакльдәге җырларга көй язучы талантлы композитор Мөдәрис Газетдиновның җырларының һәрберсе хит булырлык, йөрәккә үтеп керә. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Яшьләрдән башлап өлкән яшьтәге апа-абыйларга кадәр дәррәү кул чабып, кушылып җырлап утырдылар. Спектакль алкышларга күмелде. Күп кеше әлеге әсәрнең эчтәлекле, тормышчан булуын, якыннарыбызга, бигрәк тә балаларыбызга карата игътибарлырак булырга өйрәтүен, гаилә җылысын берни дә алыштыра алмавын, мәхәббәт җимешләребез – балаларыбызның имин-сау булуы иң зур бәхет булуын билгеләп үттеләр.
Тамаша ахырында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев театр коллективын сәламләп, матур тамаша өчен рәхмәт белдерде, Фидан Сафа улын шәхсән зур 75 яшьлек юбилее белән тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.