ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 декабрь 2022, 07:05

Грипп һәм башка авырулар көчәя

Соңгы арада райондашларыбыз арасында салкын тидерү очраклары ешайды. Респираторлы вируслар йоктырып, табибка килүчеләр саны көннән-көн арта.

Грипп һәм башка авырулар көчәяГрипп һәм башка авырулар көчәя
Грипп һәм башка авырулар көчәя

Русия табиблары быелгы эпидемия сезонында гриппның өч дулкыны көтелүе турында белдерә. Алар сүзләренчә, әлеге вакытта беренче дулкын бара. Икенче дулкын Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, гыйнвар урталарында көтелә, өченчесе – февраль ае ахырында. Грипп һәм кискен респираторлы инфекция ил буенча тиз тарала. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны 20 процентка арткан. Хәзер, грипп кына түгел, башка ротавируслы чирләр һәм коронавирус вакытында, авыру билгеләрен сизгәндә махсус тест үткәрү мөһим. Чөнки инфекцияләрнең симптомнары охшаш, ә дәвалау ысуллары төрле. 12 декабрьгә район үзәк дәваханәсе белгечләре биргән мәгълүматлар буенча, районыбызда бу мәлдә 35 кеше кискен респираторлы инфекция белән авырый, шушы ук диагноз 26 балага куелган. Соңгы көннәрдә генә коронавирус инфекциясе белән авыручылар ачыкланмаган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас