

Шулай бумыйча соң, көтеп алган бәйрәмгә санаулы гына көннәр калып бара бит. Суыкларга карамастан, әлеге вакытта районда бәйрәмгә әзерлек эшләренең иң кызу мәле. Елдагыча гаилә белән ял итү паркында бәйрәмнең төп бизәге – пиксельле чыршы урнаштырылды. Ул 4000 данә күп төсле яктылык элементыннан тора.Белүебезчә, мондый заманча чыршы республика районнары арасында бездә беренчеләрдән булып урнаштырылган иде. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә дә яшел купшыкай үз урынын алды. Мәйданнарга районыбыз оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре көче белән буадан боз пластиналары кисеп кайтарылды. Бүгенге көндә чыршы тирәләрендә боз шәһәрчекләре күтәрелә, тылсымлы скульптуралар, кечкенәләр өчен боз таулары, лабиринт эшләнә. Чиратта – әкияти боз шәһәрчеген төсле утлар белән балкыту эшләре. Районның авыл биләмәләрендә дә бәйрәмгә әзерлек эшләре бара: шушы көннәрдә Иске Калмаш, Имәнлекул авыл биләмәләрендә шәһәрчек өчен боз әзерләү эшләре башкарылды. Быел да барлык биләмәләрдә дә яшел чыршы, Кыш Бабай һәм Карсылулы боз шәһәрчекләре күтәрелеп бизәләчәк. Моннан тыш, җирлекләрдә боз шугалаклары әзерләнә, аларда боз катыру эшләре бара. Аларның күбесе инде тәмамлану сызыгында һәм тимераякта шуарга яратучы райондашларны сөендерә. Барлык оешма-учреждениеләр дә район биләмәсендә көтеп алынган бәйрәм рухын, анда әкияти тылсымлы мохит бүләк итү өчен зур тырышлык салыр, дип ышанабыз.