

Күпчелек чакмагышлылар өчен район гәзите яраткан басма булып кала. Алар аның аша авыллар тормышы, район үзәгендә һәм авыл биләмәләрендә булган вакыйгалар һәм үткәрелгән чаралар, якташларының уңышлары һәм казанышлары турында хәбәрдар була. Киләсе 2023 елга ким дигәндә алты айга безнең “Игенче” гәзите белән дуслыгын ныгытучы абунәчеләребез арасында агымдагы матбугат басмаларына язылу кампаниясенең бүләкләре чираттагы тапкыр уйнатылды. Шушы көннәрдә тагын унбер гәзит укучыбызга уңыш елмайды. Салат савытлары җыелмалары Чакмагыш авылы, В.Галимов урамының 6нчы йортында яшәүче Р. Камалиев, Беренче май урамы, 72-1 йорт хуҗасы Р.Фатыйхов, простыня Совет урамы, 208нче йорт хуҗабикәсе Шәфыйкова, тастымал Гагарин урамы, 58нче йортта яшәүче Т. Насыйбуллина һәм Г. Латыйпов урамы 73нче йортта гомер кичерүче Р.Зәйдуллин, салат савыты Түбән Каръяуды авылының З.Нурлыгаянов урамы, 59нчы йорт адресы буенча тутырылган квитанция хуҗабикәсе Ф.Хәмәтханова, Чакмагышның Яшьләр урамы, 89нчы йортында яшәүче Р.Шәйхуллина, пыяла кувшин Аблай авылының Кодаяров урамы, 134нче йортында гомер итүче Р.Фазлыева, кәнфит-варенье савытлары җыелмалары Чакмагыш авылы, Цветочная урамы, 57нче йорт хуҗабикәсе А. Сәлимова, кондитер пумаласы район үзәгенең Октябрьнең 70 еллыгы урамының, 55нче йортында яшәүче В.Гыйльметдинов, юка юрган-одеяло Г. Латыйпов урамының, 77нче йорты хуҗабикәсе И.Мостафинага чыкты. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай бергә булыйк, ә инде бу юлы бүләк отмаганнар төшенкелеккә бирелмәсен. Бүләкләр тагын бер тапкыр уйнатылачак әле. Сезгә бәхет, һичшиксез, алдагы уеннарыбызда елмаячак. Бүләкне алырга килүчеләрне эш көннәрендә 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр редакциядә көтеп калабыз. Үзегез белән паспортыгыз белән ИНН таныклыгыгызны да алырга онытмагыз. Бергә булыйк, якташлар! Район гәзитен даими алдырыйк һәм рәхәтләнеп укыйк!