

Чарада Башкорт мәдәнияте һәм рухи мирас елына йомгак ясалды һәм аның чикләрендә үткәрелгән “Иҗади мәйдан” чарасында катнашкан, яш буынны милли-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән, актив эшчәнлекләре белән башкорт халкы тарихын, мәдәниятен саклауга һәм өйрәнүгә зур өлеш кертүче бер төркем хезмәткәр Бөтендөнья башкортлары корылтаеның (конгрессы) Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе, Чакмагыш гимназиясе укучылары, Чакмагыш Балалар модельле һәм үзәк китапханәсе китапханәчеләренең эчтәлекле, чагу җырлы-моңлы, шигъри номерлары, дәртле биюләре, “Тамга” коллекциясе чыгышлары чарага ямь өстәде.
Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.