ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 декабрь 2022, 06:25

Парк – авыл яме ул

ППМИ программасы уңышлы тормышка ашырыла

Парк – авыл яме улПарк – авыл яме ул
Парк – авыл яме ул

Республикабызда Җирле инициативаларны хуплау программасы уңышлы эшләп килә. Ул авылларда һәм шәһәрләрдә яшәгән халыкка үз территорияләрен төзекләндерү, уңайлырак итү мөмкинлеге бирә. Безнең район да ел саен шушы программада катнаша. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм муниципаль район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бирә. 

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе халкы  Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә күп  проблемаларын хәл итеп килә. Әйтик, 2016 елда әлеге программа ярдәмендә Тайняш авылында балаларга уен мәйданчыгы төзелде, 2017елда  биләмә ихтыяҗларына трактор сатып алынды, 2018 елда мәктәп бинасының тәрәзә блоклары һәм түбәләре алыштырылды, 2019 елда авылның Үзәк урамы юлы ремонтланды, 2020 елда су алу башнясы алыштырылды, 2021 елда Латыйпов, Тамьян, В. Исхаков, Мәктәп, Үзәк һәм Базы урамнары арасындагы юлны  ремонтлауга ирештеләр. 2022 елда да әлеге программа ярдәмендә биредә зур эшләр башкарылды – балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары сатып алынды.

Быел да әлеге программада киләсе елда кайсы проектны күтәреп чыгуны ачыклау максатында иң тәүдә беренчел җыелышлар үтте. Йомгаклау җыелышында катнашучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң 2023 елга иң өстенлекле проект буларак Тайняш авылы  мәдәният паркын төзекләндерүне бердәм хупладылар.

Тайняшлылар агымдагы инициативалары белән дә  яхшы нәтиҗәләргә ирешер һәм авыл паркы яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә сәламәтлекләрен ныгыту, күркәм ял итү, очрашу, аралашу урыны булып калыр, дигән ышанычта  калабыз.

 

 

Парк – авыл яме ул
Парк – авыл яме ул
Парк – авыл яме ул
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас