ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 декабрь 2022, 10:25

Парк – авыл яме ул

ППМИ программасы уңышлы тормышка ашырыла

Парк – авыл яме улПарк – авыл яме ул
Парк – авыл яме ул

Республикабызда Җирле инициативаларны хуплау программасы уңышлы эшләп килә. Ул авылларда һәм шәһәрләрдә яшәгән халыкка үз территорияләрен төзекләндерү, уңайлырак итү мөмкинлеге бирә. Безнең район да ел саен шушы программада катнаша. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм муниципаль район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бирә. 

Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе халкы  Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә күп  проблемаларын хәл итеп килә. Быел да әлеге программада киләсе елда кайсы проектны күтәреп чыгуны ачыклау максатында иң тәүдә беренчел җыелышлар үтте. Бу җәһәттән авыл халкы һәм мәктәп укучылары белән  төрле чаралар оештырылды. Шундый чараларның берсе Тайняш урта мәктәбендә 12 декабрь – Русия Федерациясе Конституциясе көнендә узды. Чарада балалар һәм өлкәннәр Тайняш авылы  мәдәният паркын төзекләндерүгә  үз фикерләрен,  карашларын белдерделәр, актив рәвештә җанлы әңгәмәдә  катнаштылар. Аларның бу хактагы уй-фикерләре, тәкъдимнәре әлеге проектның актуальлеген тагын бер тапкыр раслады. Белүебезчә, йомгаклау җыелышында катнашучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң 2023 елга иң өстенлекле проект буларак Тайняш авылы  мәдәният паркын төзекләндерүне бердәм хупладылар.

Тайняшлылар агымдагы инициативалары белән дә  яхшы нәтиҗәләргә ирешер һәм авыл паркы яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә сәламәтлекләрен ныгыту, күркәм ял итү, очрашу, аралашу урыны булып калыр, дигән ышанычта  калабыз.

 

 

 

 

                                  

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас