

Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе менә инде алты ел рәттән әлеге программада катнашып, халык өчен әһәмиятле булган күләмле эшләрне башкаруга ирешә.
Аерып әйткәндә, 2016 елдан башлап әлеге программа кысаларында Калмашбаш авылы мәдәният йортына капиталь ремонт эшләнгән, Иске Биккенә авылы зираты койма белән әйләндерлеп алынган, Калмашбаш авылында су башнясы алмаштырылган, шушы ук авылның Үзәк (Центральная) урамының су белән тәэмин итү системасы ремонтланган, 2020 елда “МТЗ-82” тракторы сатып алганнар, былтыр Калмашбаш авылының Үзәк (“Центральная) урамына ком-таш салынып, юлны тигезләгәннәр, агымдагы елда Кырла, Үзәк урамнарын тәртипкә китергәннәр.
Калмашбаш авылы халкы үзләренең уңганлыгы, бердәмлеге белән элек-электән аерылып тора. Җирле инициативаларны хуплау прогаммасында катнашырга алар быел да теләк белдергән. Шушы көннәрдә Иске Биккенә авылы мәдәният йортында өстенлекле проект сайлау буенча йомгаклау җыелышы уздырылды. Анда барлыгы 35 кеше катнашы.
Җыелышны Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Исламетдин улы Нургәлиев алып барды. Тәүдә ул авылдашларга Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу кагыйдәләрен телгә алып үтте. Бердәм тавыш белән инициатив төркем сайланды. Анда Рита Фәдис кызы Хаҗипова, Гөлсем Галиәхмәт кызы Хаҗипова, Гузәлия Фәнәвил кызы Латыйпова, Зинфира Зөлфәт кызы Садыйкова, Гузәлия Әхсән кызы Галина, Рәсимә Рәшит кызы Сәлимгәрәева, Фәйрүзә Фнүн кызы Зыязетдинова, Фәйрүзә Фәүзән кызы Гәрәева, Алина Фнүн кызы Хуҗәголова, Алия Фаил кызы Исхакова кертелде.
Авыл халкы фикер алышканнан соң, Җирле инициативаларны хуплау программасында катнашу өчен өстенлекле проект итеп техника агрегатлары сатып алу нәтиҗәсенә килделәр. “МТЗ-82” тракторына тагылма, “СУ -2,5” кар чистарту машинасы, “ПЛН-3-3,5” сабаны кебек җиһазлар авыл җирлегендә аеруча кирәкле. Авыл халкы биләмә инфраструктурасына бәйле мөһим мәсьәлә итеп әлеге техника агрегатларын сатып алуны хуп күрде һәм Җирле инициативаларны хуплау программасында җиңеп чыгу очрагында үз өлешен кертергә ризалык белдерде.
Авыл җирлегендә техника аяк-куллар кебек кирәк. Алар ярдәмендә биләмә территориясендә җәен-кышын бик күп эшләр башкарыла. Калмашбаш авыл халкына быел да бәхет елмаер: алар Җирле инициативаларны хуплау программасының сайлау табын үтеп, теләгән максатларына ирешер, дигән ышанычта калабыз.