ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 декабрь 2022, 16:05

Эшләр бер минутка тынмый

Район үзәгендәге боз шәһәрчеген төзү эшләре бер минутка да тынмый.

Эшләр бер минутка тынмыйЭшләр бер минутка тынмый
Эшләр бер минутка тынмый

Уңган ир-егетләр сәгатькә карап тормый, боздан Кыш Бабай белән Карсылу сыннарын эшли. Алар белән бераз әңгәмәләшеп тә алдык. Фаил Равил улы Хисмәтуллин Уфа шәһәреннән. Үзен ул: “Мин Чакмагыш кияве”, – ди. Рәссам-дизайнчы безнең якларда беренче генә түгел инде. Район территориясендәге бик күп объектлар аның тылсымлы куллары белән башкарылган. Янындагы ярдәмчесе Урал Наил улы Биккужин да корал белән бик оста эш итә. Шәһәрчекне төзү эшләре инде тәмамлану сызыгында. Кечкенә райондашларыбыз биредә рәхәтләнеп тау шуа иде. Кул осталарына уңышлар теләдек.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас