+24 °С
Дождь


Яңа ел алдыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары «Яңа ел тәрәзәләре» конкурсында катнаштылар. Алар мәктәп тәрәзәләрен үзләре ясаган рәсемнәр, ак кар бөртекләре, сюжетлы рәсемнәр белән бизәп, сихри бәйрәм атмосферасы тудырырга тырышты. Хәзер балаларны бәйрәмчә бизәлгән мәктәп әллә кайдан ук каршы алып, бәйрәм кәефе бүләк итеп тора.