

2016 елда биләмә үзәгендә өр-яңа суалгыч башнялы булдылар, 2018 елда “Беларусь” тракторын сатып алдылар, 2019 елда Яңа Биккенә авылына керү юлын ком-таш катламы түшәп күтәртеп эшләделәр, 2020 елда ачык һавада өсте ябулы спорт тренажерлары корып куйдылар, 2021 елда Рапат урта мәктәбе тәрәзәләре җылытылды һәм бина тышлап алынды. Агымдагы елда да шушы программада катнашу мөмкинлеге булуыннан файдаланып, рапатлылар якташлары Илфак Смаков исемен йөрткән мәдәният йортында тәрәзәләрне пыяла-пластик блокларга алмаштырды һәм керү урынын тәртипкә китерүгә иреште.
Җирле инициативаларны хуплау программасында Рапат авыл биләмәсе быел да катнаша. Алдарак үткән халык җыеннарында авыл халкы быел программада катнашу өчен “МТЗ-82” тракторына тагылма, чапкыч һәм грейдер кыргычы алу проектын өстенлекле дип күрде. Йомгаклау җыелышында катнашучылар арасында бу җәһәттә фикер аермалыклары булмады.
Рапат авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров Җирле инициативаларны хуплау программасы турына сөйләп үткәннән соң, инициатив төркем сайланды. Айгөл Илдус кызы Латыйпова, Дилә Венер кызы Бәдретдинова, Гөлнара Мөҗип кызы Батырова, Ирина Дамир кызы Кинҗәбаева, Альбина Рәшит кызы Галләмова, Нира Нил кызы Миңнебаева, Рим Фаил улы Шәйдуллин, Рәгыйнә Әхиярулла кызы Хабирова кандидатураларына каршы килүче булмады.
Проект сайлау этабыннан үткән очракта, республика тарафыннан бүленгән матди ярдәмгә кушып, авыл халкы аның җыелма хакына 8 % өлешен кертергә бертавыштан ризалык белдерде. Рапатлыларның сайлаган проекты быел да республика этабыннан үтәр, авыл өчен әһәмиятле булган мәсьәлә киләсе елда чишелеш табыр, дип ышанабыз.