

Быел бишенче тапкыр узган “Ел гаиләсе” конкурсының оештыру комитеты 89 җиңүчене билгеләде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде: “Гаилә - традицияләрне саклаучы”, “Күпбалалы гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Яшь гаилә” һәм “Алтын гаилә”. Экспертлар гаилә портфолиосын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуын бәяләде. “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелүче конкурста барлыгы 3 меңгә якын гаилә катнашты. Һәр номинациядә берничә җиңүче билгеләнде. Чакмагыш районында күпләргә үрнәк булып, матур гомер кичерүче Гүзәлия белән Борис Гәлиевлар гаиләсе “Күпбалалы гаилә” номинациясендә җиңү яулады. Матур, тату гаилә бүгенге көндә биш бала тәрбияли, районда үткән барлык чараларда да актив катнаша.