

Анда финалга чыккан Имәнлекул, Тайняш, Юмаш, Калмашбаш, Рапат урта мәктәпләре укучылары командалары көч сынашты. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев финалга чыккан хоккейчылар командаларын сәламләп, аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде. Көн дәвамында боз шугалагында киеренке ярыш барды, һәр команда кубок өчен ныклы уен алып барды. Нәтиҗәдә, командалар түбәндәге йомгакларга иреште. Муниципаль район хакимияте башлыгы кубогына беренче урынны яулаган Юмаш урта мәктәбенең хоккейчылар командасы лаек булды. Икенче урынны Имәнлекул, өченче урынны Рапат урта мәктәбе командасы яулады. Иң яхшы капкачы исеменә Азалия Бәдретдинова лаек дип табылды ( Тайняш), иң яхшы яклаучы дип Радим Габделганиев табылды (Рапат), иң яхшы һөҗүмче исемен Радмир Сәйфуллин (Имәнлекул) алды, турнирның иң яхшы уенчысы исемен Вилдан Тангатаров яулады (Юмаш).