ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 декабрь 2022, 08:35

Русия ЗАГС органнарына – 105 ел

Бүген Русия ЗАГС органнары үз эшчәнлегенең 105 еллыгын билгеләп үтә .

Русия ЗАГС органнарына – 105 елРусия ЗАГС органнарына – 105 ел
Русия ЗАГС органнарына – 105 ел

ЗАГС органнары эше күпкырлы һәм җаваплы. Туганнан алып соңгы минутка кадәр кешенең гомере гражданлык хәле актларын теркәү органнары эшчәнлеге белән бәйле. Гомерлеккә йөрәкләрне бәйләп, күгәрченнәрдәй парлашу, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән күркәм гаиләләрне тәбрикләү урыны да ул. Әйтеп үтәргә кирәк, быел районыбызда 133 пар гаилә корган. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхетле парлар, озын гомерләр телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас