ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
18 декабрь 2022, 07:25

Яклаучы исемен аклап

Гәзитебезнең үткән санында Уфа шәһәрендә үткән VIII Гомумрусия юридик форумында данланган әлеге һөнәр вәкилләре арасында ике якташыбыз – БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Рабис улы Янбухтин белән Русия Юристлар ассоциациясенең Чакмагыш районы буенча бүлекчәсе рәисе Олеся Олеговна Никитина шушы өлкә вәкилләренә бирелә торган югары бәһага – “Ел юристы” исеменә лаек булулары турында хәбәр иткән идек инде

Яклаучы исемен аклапЯклаучы исемен аклап
Яклаучы исемен аклап

Нәүфәл Рабис улы турындагы мә- каләбездә аның хезмәтенә шундый югары бәһа бирелү нигезләре ту- рында язып чыкканнан соң гәзит укучылар икенче лауреатыбыз белән дә таныштырып үтүне сорады. Бүген без аларның үтенечен дә зур теләк белән канәгатьләндерәбез. Мөлаем йөзендә тормыштан ямь һәм тәм табып яшәү, әйләнә-тирә- дәгеләргә һәрчак ярдәмгә ашкы- нып тору чагылучы сөйкемле ханым Олеся Олеговна Никитина ничек- тер беренче караштан ук гадилеге, самимилеге белән һәр кешенең ышанычын яулау сәләтенә ия. Аның һәр сәгате-минуты алдан билгелән- гән эш көнендә берничә минут буш вакытын табып, әңгәмәләшеп алыр- га өлгердек. Олеся Чакмагыш авылында 1988 елның 13 мартында дөньяга килгән. Кечкенәдән үк актив кызчык гимназиядә уку алдынгысы да, җәмәгать тормышы үзәгендә дә кай- научы була. Предмет олимпиада- ларында яулаган уңышлары, сәхнә- дә матур җырлавы, өздереп биюе, спектакльләрдә катнашып үзен ос- та итеп күрсәтүе турында да укыту- чыларыннан күп ишетеп беләбез. 2005 елда гимназияне яхшы өлге- реш белән тәмамлап, Олеся Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына уңышлы имти- хан тота һәм 2011 елда яшь белгеч үз районыбызга – әнисе хезмәт өл- геләре күрсәткән республика ад- вокатлар коллегиясенең филиалына эшкә кайта. Әйткәндәй, әнисе Ди- лара Фидаил кызы кызында кеч- кенәдән үк адвокат һөнәренә туг- рылык тәрбияли алган, әле дә һәр башлангычын хуплап, даими ярдәм итеп, үз тәҗрибәсеннән алдынгы алымнарны үзләштерүгә этәргеч биреп тора. Ныкышмалы кыз Башкортстан Республикасы Башлыгы каршын- дагы дәүләт идарәсе хезмәткәрлә- рен камилләштерү академиясендә белемен күтәрә, быел исә Мәскәү- дәге психоаналитика институтына уңышлы имтихан тотты, психолог һөнәрен дә үзләштерәчәк. Тәүге еллардан ук үзенә һөнәри юнәлеш бирүче ул чактагы Русия Юристлар ассоциациясенең Чак- магыш районындагы бүлекчәсе рәисе, Башкортстан адвокатлар коллегиясенең районыбыздагы фи- лиалы җитәкчесе Флүрә Миңнеәх- мәт кызы Әхмәдуллинага Олеся Олеговна ихлас рәхмәтләрен җит- керә. Аның кул астында тупланган тәҗрибәле коллегалары арасында ул тиз арада һөнәренең бөтен неч- кәлекләренә төшенә, кешеләр яз- мышын хәл итүче процессуаль эш- чәнлектә закон таләпләрен төгәл үтәргә өйрәнә. Адвокат – халык яклаучысы дигән исемне лаеклы йөртүче булдыклы һөнәр иясен лаеклы ялга чыккан остазы Флүрә Миңнеәхмәт кызы урынына билге- ләүләре дә – аның эш сөючәнлеген, кешеләр белән уртак тел таба бе- лүен, принципиальлеген, үз өстендә даими эшләвен күрә-бәһалый бе- лүләре нәтиҗәсе. Вазыйфа бурычларын өлгеле башкарудан тыш, Олеся Олеговна җитәкләгән филиал 2018 елдан алып һәр квартал саен районда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтә, 2015 елдан алып район мәктәпләрендә өлкән сыйныфлар укучылары белән “Балиг булмаган үсмерләрнең хокуклары” темасына сыйныф сәгатьләрен оештырып килә, һәр атна хатын-кызлар кон- сультациясендә Гаилә үзәге психо- логлары белән берлектә йөкле ха- тын-кызларга түләүсез хокукый яр- дәм күрсәтә, Гаилә үзәге белгечләре белән бергә авыл биләмәләрендә бушлай юридик консультация үткә- рә. Соңгы чорда илебездә һәм дөньяда барган вакыйгаларда да район адвокатлары халыкка ыша- нычлы ярдәмче булып кала. Әйтик, башкалабызда Салават Юлаев исемендәге ирекле батальон яу- гирләренә бушлай хокукый кон- сультацияләр үткәрү, махсус хәрби операция барышында мобилиза- цияләнгән яугирләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез хоку- кый ярдәм күрсәтү дә аларның на- мус эшенә әверелде. Игътибар иткәнсездер, Олеся Олеговна әңгәмәбез барышында үзен районыбызда тупланган бул- дыклы халык яклаучылары коман- дасы әгъзасы итеп кенә күрсәтергә тырышты. Ләкин шушы оешманы туплауда яшь булса да, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән һөнәр- мәннең зур тырышлыгы ятуы күзгә ташланып торуы бәхәссез. Үзеннән белешә алмасам да, коллегалары аша аның байтак бүләкләр иясе булуын да белдем. Юристлар ара- сында үткән “Фемида – 2018” конкурсында якташыбыз “Кулла- нучылар хокукларын яклау даирә- сендә иң яхшы юрист” номинация- сендә җиңүче Дипломына ия бул- ган. 2020 елда эшчәнлеге БР Ад- вокатлар коллегиясе Президиумы рәисе Б.Г.Юмадиловның Рәхмәт хаты белән бәһаланган. 2021 елда Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстандагы бүлекчәсе рәисе Р.И.Зәйнуллинның Рәхмәт хаты да аның эшчәнлеген тану булып тора. 2021 ел ахырында ул шулай ук РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законлылык буенча комитеты рәи- сенең беренче урынбасары И.А. Панькинаның Рәхмәт хаты белән дә дәртләндерелгән. Бүләкләре быел да ярыйсы ук җыела. Июль аенда “Башкортстан Республикасы адвокатурасына 100 ел” медале, аннан алдарак Русия Адвокатлар союзының По- чет грамотасы, ноябрьдә Русия Юристлар ассоциациясе рәисе С.В.Степашинның Рәхмәт хаты, БР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе И.А.Макаренконың Рәхмәт хаты, декабрь башында әле сүз барган “Ел юристы” исемен алуы Олеся Олеговна Никитинаның күпкырлы эшчәнлеген лаеклы күрсәтә. Мондый үтә тынгысыз эшчәнлек- тә үзеңне аңлаган кешеләргә тая- нып кына уңышларга ирешеп була. Олеся Олеговна ирешкән уңыш- лары өчен тәү чиратта остазы Флүрә Миңнеәхмәт кызы Әхмә- дуллинага, әнисе Дилара Фидаил кызы Насыйровага, хөрмәтле коллегаларына һәм, әлбәттә, бер сүздән аңлашып яшәүче гомер юлдашы Михаил Игоревич Ники- тинга рәхмәтле булуын белдерде. Пар канаты шәхси эшкуарлык белән мәшгуль, районда күчемсез милек обьектлары агентлыгы эшчәнлеге өчен җаваплы. Әңгәмәбез ахырында Олеся Олеговнага традицион сорау җиткердем: “Район халкына нәрсәләр теләр идегез?” Ул, һич икеләнеп тормыйча: “Беренче чиратта – бәхет, – дип җавап кайтарды. – Артабан үзегезнең хаклылыгыгызга тулсынча ышануыгызны. Закон белән бәхәскә керүдән сакланыгыз, гаебегез исбатлангач кына сезне җаваплылыкка тарттыра алалар. Үз хокукларыгызны яклауны безгә ышанып тапшыра аласыз, без барлык законлы алымнар белән һәрчак ярдәмгә әзербез”.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас