ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 декабрь 2022, 07:15

Якташыбызның чираттагы биеклеге

Шушы көннәрдә тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште: “Глобаль үзгәрешләр шартларында мәгариф һәм фән” дип аталган V Профессорлар форумында безнең якташыбыз – Башкортстан дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы мөдире, профессор Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков Идел буе федераль округы буенча “Медицина фәннәре” номинациясендә “Ел профессоры” гомум дәүләт премиясе лауреаты дип табылды!

Якташыбызның чираттагы биеклегеЯкташыбызның чираттагы биеклеге
Якташыбызның чираттагы биеклеге

Русия профессорлары җыелышының лауреатларына бүләкләрне Русиянең Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков, әлеге министрлыкның югары аттестацияләү комиссиясе рәисе Владимир Филиппов, РФ Җәмәгатьчелек палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб тапшырды. Чарада Русиянең һәм БДБ дәүләтләренең әйдәүче югары уку йортлары, Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм башка дәүләт органнары вәкилләре дә катнашты. Ырынбур өлкәсенең Переволоцкий районы Габдрәфыйк авылында 1960 елның 3 февралендә дөньяга килсә дә, үсмерлек һәм дөньяга карашы формалашу чоры гаиләләре белән күченеп кайтып урнашкан әнисенең туып-үскән җире Иске Балак авылында үткән Мәҗит Әхмәт улын без хаклы рәвештә Чакмагыш җире үстергән талантлы шәхесләрнең берсе итеп исәплибез. 1977 елда Тайняш урта мәктәбен тәмамлап, Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына уңышлы имтихан тота якташыбыз. Югары белемгә ия булгач, 1983-85 елларда хирургия буенча клиник ординатурада махсуслаша. Артабан башкалабыздагы 6 санлы дәваханәсенең чирлеләрне кабул итү бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә. Практика белән бергә ул белемен артабан да камилләштерә төшә: 1987 елда аспирантурада ассистент, 1991 елдан – медицина институты доценты, 1996 елдан – Башкортстан дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы профессоры. 1994-1997 елларда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы була. Әлеге көндә дә ул югары уку йортында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән беррәттән республикабыз һәм илебез дәваханәләре өчен табиблар әзерләү, бер үк вакытта республика клиник үзәк дәваханәсендә һәм таләп ителгәндә башка медицина учреждениеләрендә кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау хакына уникаль операцияләр ясау, тергезү-тернәкләндерү эшчәнлеге белән мәшгуль. Ул биш йөзгә якын фәнни хезмәтләр, шул исәптән дистәләгән монографияләр, уйлап табу, уку пособиеләре, хирургия буенча методик тәкъдимнамәләр авторы да, әллә никадәр рационализаторлык тәкъдимен кертеп тә дәвалау эш- чәнлеген югары биеклекләргә күтәрергә өлеш кертүен дәвам итә. Аның кул астында дистәләгән фән докторлары, фән кандидатлары үсеп чыкты. Беренчеләрдән булып ул тән әгъзаларын күчереп утыртуга бәйле уникаль операцияләргә кыю тотынды һәм әле дә уңышлы дәвам итә, башка күпкырлы хезмәтләре дә халык сәламәтлеген саклауга өлеш кертә. Ул Башкортстан Республикасы- ның атказанган табибы, атказанган фән эшлеклесе дә, ике тапкыр иң оста хирурглар ия була торган “Алтын спальпель” билгесенә лаек булды. Соңгы чорда әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, халкыбызның үткәнен тасвирлаган зур романы әдәбият дөньясында олы резонанс тудырлы. Якташыбызның әлеге мәртәбәле бүләге дә – искиткеч хезмәт сөючәнлегенә лаеклы олы бәһа. Аңа киләчәктә дә гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас