

Элек-электән укытучы хезмәте гаять катлаулы һәм җаваплы хезмәт булып саналган. Без билгеле бер дәрәҗәдә яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән-техника өлкәсендә, хезмәттә әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үзгәрешләр уку-укыту процессын да урап узмый. Шуңа да бүгенге көндә укытучының иң төп бурычы – уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын, мәдәниятен яхшы белүче иҗади шәхес тәрбияләү. Әлеге максатны укытучы бары тик укыту процессында гына тормышка ашыра ала.
Заман мәгариф системасы алдында балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Уку-укыту процессындагы яңалыкларны гамәлгә кертү өчен дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартына күчү безнең район мәктәпләрендә дә тормышка ашырыла.
Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында “Яңа дәүләт мәгариф стандартларына күчү” дип аталган директорлар семинары оештырылды.
Семинар ачык дәресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар белән башланып китте. Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Әлфәрит кызы Сәлахова семинарда катнашучыларга “ Хатын-кыз күрке – калфак” дип аталган мастер-класс тәкъдим итте. Физик культура укытучысы Эдгар Ринат улы Вәлиев “Сәламәт буын – көчле төбәк” проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары катнашлыгында спорт чарасы әзерләгән иде. Кунаклар Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина дәрес материалын ныгыту юнәлешендә әзерләгән сыйныфтан тыш чарада катнаштылар. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Фәриз кызы Габдрахманова “Без һәм безнең сәламәтлегебез” темасына үткәргән дәрес кунаклары булып та өлгерделәр.
Тарих укытучысы Динара Рабис кызы Хәбибуллина укучыларда ватанпарвәрлек сыйфатлары тәрбияләүче тарих һәм финанс белемнәре буенча ачык дәресләр үткәрде. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Флидә Фәнил кызы Галләмова, биология укытучысы Айгөл Риф кызы Хәмәдиева “Мәхәббәт формуласы” дип аталган чара әзерләгән иде. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Өлфәт кызы Зиннәтуллина әзерләгән “Биология лабораториясе” сыйфнытан тыш дәресе беркемне дә битара калдырмады. Химия укытучысы Эльза Рәгин кызы Рәшитова үткәргән мастер-класс та кызыклы үтте.
Артабан мәктәп директорлары укучылар Советы утырышына җыелды. Биредә беренче яртыеллык нәтиҗәләре турында сөйләштеләр, Яңа елны каршы алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Чара кунаклары шулай ук остаз-укытучылар әзерләгән ачык укуларда катнашты. Остазлык программасы кураторы Алия Фаил кызы Сәетова “Мәгариф” гомумдәүләт проекты турында сөйләп китте, мәктәптә остазлык нигезләрен кертү буенча максатлы программа белән таныштырып үтте.
Директорлар семинары югары дәрәҗәдә үтте. Анда катнашучылар белемнәре генә түгел, дәрестә һәм сыйныфтан тыш проект эшчәнлеге юнәлешендә дә тәҗрибә уртаклашты.