ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2022, 04:35

Мәктәпкә багышланган гомер

Быел искиткеч укытучы, талантлы якташыбыз Бәйнә Хаҗинур кызы Халикованың тууына  105 ел билгеләнә.

Мәктәпкә багышланган гомерМәктәпкә багышланган гомер
Мәктәпкә багышланган гомер

 

Ул  1917 елда  Чакмагыш районы Рәҗәп авылында дөньяга килә. 1939 елдан 1952 елга кадәр Чакмагыш беренче  урта мәктәбендә математика укытучысы булып хезмәт сала.  Бәйнә Хаҗинур кызы бик  эшлекле һәм тырыш кеше иде. Активист, комсомол,  чын укытучы һәрвакыт  иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнап яшәде. Аның эшчәнлеге авыр сугыш елларына туры килде, ләкин ул  беркайчан да авырлыклардан курыкмады һәм төшенкелеккә бирелмәде, һәрчак якты күңелле,  күтәренке  кәефле булып калды.  1951 елда өлгеле укытучы  гаиләсе белән Туймазыга күчеп китә. Беренче урта мәктәп музеенда аңа багышланган   экспозиция оештырылды.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас