ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
20 декабрь 2022, 06:20

Пар сукмактан – алтын туйга

Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомерне бергә яшәү дәверендә күпме сабырлык, акыл, өмет-ышаныч таләп ителә.

Пар сукмактан – алтын туйгаПар сукмактан – алтын туйга
Пар сукмактан – алтын туйга


Имәнлекул авыл биләмәсенең Җәмәй авылында матур гомер кичерүче Әлфир Гафият улы белән Роза Каюм кызы Хановлар язмышларын уртак бәйләгәнгә 50 ел гомер үтеп тә киткән. Эш, гаилә, балалар үстерү, шатлыклы да, сагышлы да булган мизгелләре белән гомернең узганы сизелми шул.
Әлфир Гафият улы белән Роза Каюм кызы райондашлары, авылдашлары арасында хөрмәт казанган гаилә. Алар икесе дә озак еллар нефть өлкәсендә намуслы хезмә салган. Бүген икесе дә хаклы ялда, әмма кул кушырып утырмыйлар, тырышып, матур итеп дөнья көтәләр. Йорт-тирәләренең төзеклеге, күркәмлеге биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеге күрсәткече. Тәрәзә төпләрендә үскән гөлләр йортка тагын да ямь өсти. Бер-берсенә булган сөю хисләре әле дә аларның йөзләрендә балкый, аларга сокланмый мөмкин түгел.
Бүген алар матур тәрбия биреп үстергән ике баласы һәм дүрт оныклары хөрмәт-назына төренеп яши.
Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Розалия Лиф кызы Хафизова алтын юбилейларын билгеләүче күркәм парга Республика Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды.
Алтын туй китабына имза куйган бәхетле мөхтәрәм парның бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле булсын.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас