+28 °С
Болытлы


Чарада катнашучылар танылган язучысының биографиясе һәм иҗат юлы белән таныштылар. Китапханәче сөйләвеннән китап укучылар М.Хәсәновның табигатьне сөюе һәм күпчелек әсәрләрен авыл темасына, аның бай табигатенә багышлап иҗат итүе хакында белделәр. Кечкенә хикәяләрдә дә ул туган табигатенең гүзәллеге, аның чиксез байлыгы, табигатьне кадерләү һәм саклау мөһимлеге турында белдерә. Авыл халкы авторның төрле елларда кешенең табигатькә карата мөнәсәбәтен чагылдыручы “Урманчы”, “Сөмбел”, “Кара колак” хикәяләреннән һәм “Урман шаулый”, “Җирән кашка” повестьләреннән өзекләр укыдылар.