+24 °С
Яңгыр


Ул Җиңү хакына тырышлык салган чордашларының авыр язмышы, балачагы, гаиләсе, хезмәте турында истәлекләре белән уртаклашты. Кунакның кызы, журналист Рәфинә Әнис кызы Хөсәенова әтисенең хезмәт батырлыклары турындагы истәлекләреннән һәм язмаларыннан төзелгән «Безгә бу хакта онытырга язмаган» («Нам не дано забыть об этом») документаль китабы турында сөйләде. Балалар игътибарына сугыш елларының уникаль фоторәсемнәре, тыл ветеранының кызы әзерләгән тикшеренү эшләре һәм автобиографик китабы әзерләп бастырылып чыгарылу турында электрон презентация тәкъдим ителде. Чакырылган кунаклар укучылар сорауларына җавап бирделәр. Очрашу җылы һәм дустанә мохиттә узды.